12 апрель, Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды. Юрий Гагарин...Космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы. Кыска гына вакыт эчендә айга менә, Кояш системасының барлык планеталарын тикшерә, әмма беренче очыш авыр һәм куркыныч була.
1961нче елның 12 апреле. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Язгы иртәдә көчле ракета җир йөзенең беренче космонавты - Советлар Союзы гражданины Юрий Гагарин белән тарихта беренче "Восток" космик кораблен бортта орбитага чыгарды. Беренче космик очыш 108 минут дәвам итте. Безнең көннәрдә орбиталь космик станцияләрдә куп экспедицияләр кылган вакытта, ул кыска булып тоела. Әмма бу минутларның һәрбере билгесез нәрсәләрнең ачышы булып тора.