Музейга сәяхәт

Музейга сәяхәт

Балаларны халкыбызның милли тормыш үткәненә, мәдәниятенә, музейларга карата кызыксыну һәм хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Урмай урта мәктәп укучылары музейда дәрес-сәяхәттә булдылар. Алар борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, бишек, үрелгән чабатлар, татар рухын саклаган традицияләр белән танышты. Шулай ук балалар музейның башка залларында да булдылар. Музейда булу аларда зур тәэсирләр калдырды.

    Йомгаклап шуны әйтәсе килә: телебезне, милләтебезне саклап калуда, туган җиребезгә һәм халкыбызның үткәненә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә мәктәпнең музее зур роль уйный. Музейның киләчәге якты, матур булсын, кызыксынучылар артып торсын дигән теләктә калам.