Мәктәбебездә яңадан зур кунаклар.

         Сентябрь аенда мәктәбебез мәдәният хезмәткәрләре белән бергә 150 еллык юбилеен гөрләтеп үткәрде. Мәктәпнең юбилее ике күрше республика парламент рәисләренең Юрий Попов һәм Фәрит Мөхәммәтшинның биредә очрашуы белән дә истәлекле булды,әлбәттә. Зур кунакларның авылыбызга, халкыбызга,  мәктәбебезгә зур бәя бирүләре  бүген дә әле  безне канатландыра.
«Шундый бай тарихлы милли мәктәп авыл җирендә генә түгел, шәһәрләрдә дә бик сирәк күренеш ул, – диде Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. – Татар милли авылындагы мәктәпнең 150 еллык юбилее – бөтенроссия дәрәҗәсендәге вакыйга, шуңа күрә бу бәйрәмне игътибарсыз калдыра алмадык. Дәресләрдә булганнан соң ныклы белем һәм тәрбия бирүләренә инандык. Татар балалары туган тыш телләреннән, чуаш һәм рус телләрен дә яхшы беләләр, чит телләрне өйрәнәләр, халык традицияләренә багышланган чараларда актив катнашалар, мәктәп зур тормышка әзерлек үткән кешеләр әзерли»,Уку кабинетларын, спортзалын һәм башкаларны карап чыкканнан соң Юрий Попов: “Татар балалары чувашча бернинди акцентсыз җавап бирә бит!” – дип, чуваш теле дәресендә ишеткәннәренә соклануын белдерде. 
Мәктәпнең юбилее алдыннан Чувашстанда яшәүче татарларның милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов ярдәмендә”Мәдрәсәдән мәктәпкә - нибары 150 ел” исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция оештырылды. Конференциядә Чувашстанның Комсомол,Батыр, Шемурша,ә Татарстанның Апас, Кайбыч районнарыннан укучылар катнашты. Укучыларның фәнни эшләренә Казаннан килгән галимнәр, ТР Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре Вазыйх Лотфуллин Марат улы, КФУ укытучысы, доцент Рамилә Камил кызы Сәгъдиевалар бәя бирде. Конференция делегатларын “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәния Әхмәтҗанова белән шул газетаның хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова сәламләгән иде. Мәктәп кунаклар беләнн гөрләп торган иде.

Менә яңадан мәктәптә- кунаклар!Үткән җомга көнне бездә Чувашстанның мәгариф министры Исаев Юрий Николаевич,Чувашстанның дәүләт университетының ректоры Александров Андрей Юрьевич ,район җитәкчесе Самаркин Алексей Александрович, администрациянең  мәгариф бүлеге башлыгы Петрова Надежда Александровна белән Комсомолның икенче номерлы мәктәбенең директоры Савельев Евгений Николаевич булдылар.Кунаклар мәктәп белән таныштылар.Укытучылар,өлкән класс укучылары  белән очрашу оештырылды.Кунаклар укучыларга дәүләт имтиханнарын уңышлы бирергә һәм теләгән уку йортларына керүләрен теләделәр.Соңыннан истәлеккә фотога төштек.Министрның килүе безнең өчен зур шатлык булды.

Юбилейдан соң кунакларны каршы алу икеләтә җиңелрәк. Ишегалдыбызда –брусчатка, коридорларыбыз, кабинетлар бик матур,заманча эшләнгән стендлар.Барысыда юбилейга әти-әниләр ,спонсорлар тырышлыгы белән эшләнгән иде. Спортзалыбыз ремонтланган. Ашханәбез шәһәрнекеннән бер дә ким түгел,артык булмаса...Нурлы,якты,матур өстәлләр,урындыклар, заманча җиһазланган.Балалар сәләмәтлеге өчен бик кирәкле булган сенсор кабинеты эшен җайлаштырып җибәрде.Юбилей бүләкләре әле дә кайта.Күптән түгел генә рус теле кабинетына интерактив такта урнаштырылды.Юбилей бүләге –яңа автобус  Урмай буйлап йөри.Яңа әйбер һәрвакыт зур шатлык. Балаларны  районга төрле ярышларга,конкурсларга,олимпиадаларга алып бара.11 нче класс укучыларына тагы ГТО нормаларын да бирергә районга барырга туры килә. Нинди зур байлык!Теләсә кайсы вакытта утыралар да китәләр. Безнең зур хыялыбыз-шушы автобус алга таба Муса Җәлил урамнарыннан да йөресен иде.!!!Иң мөһиме-18 елда бездә зур ремонт көтеләчәк,алла боерса.

Мәктәп коллективының эш нәтиҗәсе аның укучыларында да чагыла.Аллага шөкер, укучыларыбызның уңышлары да зур.Район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда соңгы ике   елда мәктәбебез- 2,3 урында.Ә быел министр белән дә уртаклашырлык зур шатлыгыбыз бар:региональ этапта 3 укучыбыз призёр булдылар(районда призёрлар саны буенча беренче урында):10 класс укучысы Ильясова Айсылу Мировая худоңественная культура фәнненнән,11класс укучылары Камалюков Илнур ОБЖдан һәм Салахутдинова Айгел обществознание фәненнән.Болардан тыш  республика күләмендәге олимпиадада Арифуллина Диләрә,Бататова Рәзинә,Мифтахутдинов Рәдиф,Камалюков Илнур -физкультурадан,Гадельзянов Раил биологиядән,Салахутдинова Айгел МХКадан катнашты.Бу  олимпиадаларда  да күп балл җыйдылар.

Мәктәбебездә фәннәрне тырышып укып, терле уку йортларында уңышлы дәвам итүчеләр дә күп.Укучыларның яртысыннан артыгы  
югары уку йортына керә.Әлбәттә, бу әти-әниләрнең дә зур тырышлыгы.Без әти-әниләребез белән горурланабыз.Балаларын төрле –төрле түләүле конкурсларда катнаштыралар:”Гелиантус”-98,”Британский бульдог”-64,”Чувашская ласточка”-56,”Пегас”-74,”Золотое руно”-52,”Кенгуру”-132. Болар барысыда,әлбәттә. укучылар файдасына,барысы да баланың үсешенә бәйле.Бу кәннәрдә балалар”Золотое Руно”ны өйдә эшлиләр,конкурсның таләбе шулай.Әле тагы сынау  имтихан эшләрен сатып алдылар. 9 класс укучылары 4 фәннән дә катнашалар.Әти-әниләрнең тырышлыгын акласыннар иде укучылар.9класс укучылары өчен быел үзгәреш : 4 имтиханны уңышлы бирсәләр генә аттестат алачаклар.
Тырышып-тырышып хәрефләр язарга,укырга,сөйләшергә өйрәтеп 11 ел буена тәрбияләп үстереп,ныгытландырып карлыгач кебек, ел да канатлар бүләк итүче нинди ул изге йорт - мәктәп! Мәктәбебез коллективы балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч куеп эшли. Безнең төп максат –  заман шартларына яраклашкан шәхес  тәрбияләү.  Балаларыбыз  үз илен, үз җирен яратучы, аның белән горурланучы, милләтебезнең киләчәген кайгыртуы кешеләр булсыннар иде.

Нинди генә мәктәп булмасын,анда төп фигура булып укытучы һәм коллективны җитәкләүче директор зур роль уйный.Менә  безнең зур коллективның укыту-тәрбия эшен үз биеклегендә алып бару өчен  20 ел дәвамында Камалдинов Фәнис Хасиятулла улы зур көч сала.  Оста җитәкченең армый-талмый тырышуы, үз вазыйфасына җаваплы каравы нәтиҗәсендә мәктәбебез ел саен районда төрле чараларда катнаша, бәйгеләрдә җиңеп чыга.