Хөрмәтле Фениз әфәнде Камалдинов !
Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм аңа баглы булган мәчет-мәхәлләләребез исеменнән Сезгә булган хөрмәт һәм ихтирамыбызны җиткерәбез.
Шулай ук, декабрь бураннары алып килгән 2017 нче яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, яхшы хәбәрләр, саулык-сәламәтлек алып килсен Яңа ел. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын.
Раббыбыз гөнаһларыбызны кичереп, Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын. Һәрбарчабызга нык һәм сабыр булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын! Яңа елда Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә илебезгә тынычлык, тотрыклылык бирсен!
Олы ихтирам белән,
Чуашстан мөселманнары
Диния нәзарәте рәисе
Чуашстан обшественной палаты әгъзасы Мансур хәзрәт Хайбуллов